news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Җәмәгать транспорты эше сыйфатын яхшырту турында уйларга кирәк

Ул кадрлар сайлау, транспортның техник торышы да контрольдә булырга тиешлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Җәмәгать транспорты эше сыйфатын яхшырту турында уйларга кирәк
kzn.ru

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эше сыйфатын яхшырту турында уйларга кушты.

Казан шәһәр думасы сессиясендә ул җәмәгать транспорты турында бүген сүз еш чыгып торуын искәртте.

«Чаллыда да, Әлмәттә дә, Түбән Камада да проблемалар бар. Хәрәкәт составына да игътибар кирәк: каядыр янып киткән, каядыр йөртүче хата ясаган. Кадрлар сайлау да, транспортның техник торышы да безнең контрольдә булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент җәмәгать транспортына ихтыяҗ елдан-ел зуррак булачагын искәртте. «2013 елда транспорт хәрәкәте өчен уңайлы юллар төзелгәч, бернинди бөкеләр юк иде. Бу безгә биш елга җитте», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Казан кызыктыра торган шәһәр булуын, читтән кеше күп килүен билгеләп узды. «Һәр студент машина алып йөри башлады. Сингапурда машина алганчы башта машина алырга хокуклар сатып алырга кирәк, аннары машина сатып аласың. Бездә бу мәсьәләләрдә ниндидер тәртип булмау үз нәтиҗәләрен бирә», — диде.

Президент Казанга эшкә шәһәр яны районнарыннан да килүчеләр байтак булуын искәртте. Аның сүзләренчә, урыннарда социаль инфраструктура, эш урыннары булса, андый проблема булмас иде. «Шәһәр яны агломерацияләрен үстерү мәсьәләләренә игътибар белән карарга кирәк», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100