Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татарлары Татарстандагы милләттәшләргә мөрәҗәгать белән ролик чыгарды
Ролик авторлары Татарстан мәктәпләреннән татар теленең кысрыклап чыгарылуын күрү авыр булуын искәртә.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Алия Сабирова). TikTok популяр социаль челтәрендә Мәскәү татарлары төшергән ролик барлыкка килде. Видеода татар җәмәгатьчелегенең яшь вәкилләре Россия башкаласында туган телне саклау һәм өйрәнү өчен бернинди шартлар да юк, дип сөйли.
«Бездә татар теле юк», - дип шәрехли мөрәҗәгать авторлары һәм Татарстан халкын мәктәпләрдә туган телне өйрәнү мөмкинлеген бәяләргә һәм мәктәпләрдән татар теле «кысып» чыгарылуга юл куймаска өнди.
«Мин татар һәм мин үз туган телемне яратам. Мин Мәскәүдә, Россия башкаласында яшим. Анда безнең күп миллионлы халык өчен нибары бер мәктәп ачылган. Мәктәп читтә, Люблинода. Бездә дәүләт татар балалар бакчалары юк. Бездә популяр FM-диапазонында үз радиобыз һәм башка күп нәрсәләр юк. Елга бер тапкыр уза торган Сабантуй, татар ризыклары, сезонлы концертлар бар, әйтерсең лә без ашыйбыз да күңел ачабыз гына. Әмма бу алай түгел», - диелә роликта.
«Без Мәскәүдә рус мәктәпләрендә рус телен өйрәнәбез, гәрчә ул безгә туган тел булмаса да. Мәскәүдә туган татарларның бары тик санаулысы гына татарча иркен аралаша, дөрес итеп укый һәм яза. Мәскәүдә татарлар күп, ә татар теле ишетелми диярлек. Асылда, безнең туган телебез кухня теленә әверелде», — дип искәртә Мәскәү татар җәмгыяте вәкилләре.
«Безгә хәзер Татарстан мәктәпләреннән татар телен, Җир планетасында мәдәниятебезнең соңгы терәген кысрыклап чыгарылу процессына карау бик авыр. Һәм бу процесс Мәскәүдә булган нәтиҗәләргә китерәчәк. Инде берәр буыннан соң татар теле кире кайтмау ноктасын узарга мөмкин. Һәм ул чакта безнең милли телебезне беркем дә, беркайдан да яңадан торгыза алмаячак», - дип кисәтә ролик авторлары.
«Бездә татар теле юк, әмма сез нык торыгыз», — диләр видео геройлары, танылган сүзләрне үзгәртеп. «Бездә татар теле юк», «Бирешмәгез», «Без бергә» — дигән сүзләр белән видео авторлары Татарстанда яшәүче милләттәшләргә мөрәҗәгать итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз