Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан юлларын чистарту өчен яңа техника сатып алыначак
«Бу җитди тема, аны бергәләп хәл итәчәкбез», — диде Татарстан Президенты.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын чистарту өчен яңа техника сатып алыначагын әйтте.
«Карар кабул ителде, техника сатып алачакбыз, күбрәген шәһәр читенә җибәрәбез. Бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, урамнарны чистартуда ничек ярдәм итә алуыбызны уйладык. Чынлыкта, бу җитди тема, аны бергәләп хәл итәчәкбез», — диде Президент шәһәр думасы сессиясендә.
Ул Мәскәүнең дә юлларда кар чистарту проблемасы белән очрашканын искәртте. «Җәяү дә йөрдем, машинада да, Мәскәү дә бу каршылыкларга әзер булмаган», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз