Алексеевск районында яшь парның никахын татар телендә теркәделәр

Никахны законлаштыру чарасы тулысынча татар телендә узды, кунакларны чәкчәк белән сыйладылар.

(Казань, 24 февраль, «Татар-информ»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Алексеевск районында беренче парның никахларын татар телендә теркәделәр. Рәсим һәм Илсия Фәссаховлар гаиләсе никахларын законлаштыру көнен онытылмаслык итәргә һәм татар халык традицияләренә тугры калырга уйлаган.

ЗАГСта узган чара тулысынча татарча узган, ә кунакларны чәкчәк белән сыйлаганнар. Бу турыда «Заря» газетасы хәбәр итә.

«Татар теле безнең әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның теле. Без үзара да татарча сөйләшәбез», — диде яшь гаилә.

Яшь гаиләне район хакимиятеннән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева котлады. Ул яшьләргә бүләк тапшырды, бәхет һәм иминлек теләде.