news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР трассаларында йөк машиналары һәм автобуслар өчен кертелгән чикләүләр бетерелде

Хәрәкәт М7 «Волга» трассасының – 775 чакрымнан 930 чакрымга, Р241 «Казан – Буа – Ульяновск» трассасының - 0 чакрымнан 110 чакрымга һәм Р239 «Казан – Оренбург» трассасының 20 чакрымнан 238 чакрымга кадәрге участокларында яңадан торгызылды.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан территориясендәге өч федераль трассада йөк машиналары һәм рейс автобуслары өчен кертелгән чикләүләр бетерелде. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрәкәт М7 «Волга» трассасының – 775 чакрымнан 930 чакрымга, Р241 «Казан – Буа – Ульяновск» трассасының - 0 чакрымнан 110 чакрымга һәм Р239 «Казан – Оренбург» трассасының 20 чакрымнан 238 чакрымга кадәрге участокларында яңадан торгызылды.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстандагы өч трассада буран аркасында рейс автобуслары һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәтнең ябылуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100