news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның илле проекты Россия Президентының 60 миллион сумлык грантларын отты

Президент грантлары бәйгесенең икенче этабы 26 февральдә старт ала.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның илле проекты Россия Президентының 60 миллион 262 мең сумлык грантларын отты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Президент грантлары бәйгесендә җиңгән проектларның 32се балалар һәм яшьләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Алар барлыгы 33 миллион 313 мең сум акча алачак.

Министрлыкта җиңүчеләр арасында республикада яшьләр хәрби-тарихи үзәген төзү буенча «На войне как на войне» инициативасын һәм бүгенге көндә инде гамәлгә ашырыла торган Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби проектын (ул яшь каләм тибрәтүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтүне максат итеп куя) телгә алдылар. Әлеге проектларны гамәлгә ашыруга 2 миллион 964 мең һәм 1 миллион 138 мең сум юнәлдереләчәк.

«Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең «Сообщество особых театров России» проекты 498,5 мең сум күләмендә грант отты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә әлеге студиягә инвалид коляскалары сатып алу өчен сертификат тапшырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100