Самарада Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чарада милли оешма яшьләре катнашты

Кызлар-малайлар «Морзе азбукасы», «Бөек Җиңү», «Кичү», «Тәрҗемәче» кебек «станция”ләрдә туктап, төрле биремнәр үтәде.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында, гадәттәгечә, Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чарада Самараның милли якшәмбе мәктәпләре укучылары, милли оешмалар яшьләре катнашты. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Иң элек алып баручылар балаларны кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәткә чакырдылар. Кызлар-малайлар «Морзе азбукасы», «Бөек Җиңү», «Кичү», «Тәрҗемәче» кебек «станция”ләрдә туктап, төрле биремнәр үтәде.

Чарада өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең яшь буын вәкилләре Самат Мәхмүтов, Кәрим Ибәтов, Әмир һәм Ильяс Абзалимовлар (җитәкчеләре — оешма совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова), Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучысы Азалия Низамова да катнашты.