Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге сугыш ветеранына йорт төзергә ярдәм итәчәк
Самара өлкәсендә кеше хокукларын яклау вәкиле Ольга Гальцова «Прогресс-В» төзү оешмасы идарәсендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә кеше хокукларын яклау вәкиле Ольга Гальцова «Прогресс-В» төзү оешмасы идарәсендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада йорты нык искергән ветеранга ярдәм итү турында сүз булды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Белгәнегезчә, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан без, районнарга барып, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашабыз, яшәү шартларын тикшерәбез, хәлләрен белешәбез.
«Камышлыда миңа 94 яшьлек сукыр сугыш ветераны Мәгъруф Бакиев җитмеш яшьтән узган улы белән икәү ветераннар программасы буенча 2004 елда сатып алынган өйдә яшиләр. Тик менә бу өйнең җитешсезлеге бар икән, ул чишмәләр өстенә төзелгән булган. Уналты ел дәвамында өй астыннан агып яткан чишмә өй тирәсен сазлыкка әверелдергән, өйнең аскы бүрәнәләрен тәмам череткән. Өй инде кыйшайган, аны хәтта төзекләндереп тә булмаячак, дигән нәтиҗә бар», диде Ольга Гальцова.
Татар җәмәгатьчелеге, проблеманы аңлап, алай да, болай да уйлап карадылар һәм бабайга яңа өй алып бирергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.Егетләрнең бер өлеше кем күпме акча бирәчәге турында әйтте, акчалары үзләре белән булганнары шундук чыгарып та бирделәр. Шулай итеп, түбәтәйгә 825 мең сум акча салынды. Дөрес, бу кирәк сумманың яртысы гына. Ләкин татар егетләренең әйткән сүзе нык, шушы көннәрдә китереп бетерәчәкләр, дип белдерделәр.
«Аерым ветеранның проблемасы хәл ителгәч, башкалар турында да уйлашыйк, — дип тәкъдим итте Вазыйх Гата улы. — Аларның исемлеген ачыклауда шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин булышачак. Бәлки, газета, сайтлар аша халыкка мөрәҗәгать итәргә, акча җыеп, ветераннарның өйләренә барырга, кирәк ярдәмне күрсәтергә кирәктер», — диде.
«Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов исә өлкәдә татар милләтендәге исән сугыш ветераннарының исемлеге инде тупланган, дип белдерде. «Алар барлыгы 47 генә. Без бу юнәлештә эшлибез инде», — дип сөйләде.
Ольга Дмитриевна, татар җәмәгатьчелегенең бердәм, ярдәмле булуына сокланып, ветеранны авыр хәлдән чыгаруда эшләгән изге эшләре өчен рәхмәт белдерде. Җәүдәт Шәрапов, дога укып, изге эшкә багышланган мәҗлесне тәмамлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз