VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Җыенга Татарстаннан кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкиле һәм фермер хуҗалыгы  җитәкчеләре җыелачак.