«Әкият» курчак театры янындагы боз шәһәрчегендә Кышны озату бәйрәмен үткәрмәскә булганнар

Плюслы температура нәтиҗәсендә бозлы блоклар эри башлаган, бу исә кешеләр сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ») 25 февраль көнне «Әкият» курчак театры каршындагы боз шәһәрчеге янында булырга тиешле Славян мәдәниятенең традицион Май чабу бәйрәмен оештырудан баш тартылган. Бу турыда Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе хәбәр итә, диелгән Казан мэриясенең рәсми сайтында.

Бәйрәмне һава торышы шартлары үзгәрү белән бәйле рәвештә үткәрмәскә карар кылынган. Плюслы температура нәтиҗәсендә,  бозлы блоклар эри башлаган, бу исә кешеләр сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Кышны озату бәйрәме казанда берничә мәйданда узачак. Шул исәптән бәйрәм чаралары “На-на” төркеме катнашында  Аккош күлендә дә оештырыла.