Казан сәүдә комплексларының берсендә инсультны кисәтү мәктәбе дәресе узачак

Инсультны кисәтү чарасы буларак Скандинавия йөреше һәм дөрес сулыш алу буенча мастер-класс булачак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдә «Южный» сәүдә үзәгендә Төбәкара клиника диагностика (МКДЦ) үзәге белгечләре һәм Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы ординаторлары инсультны кисәтү мәктәбе дәресләре үткәрәчәк.

Чара барышында инсульт, аның килеп чыгу сәбәпләре, беренче билгеләре турында лекцияләр һәм авыруларны тернәкләндерү турында сөйләячәкләр.

Мәктәп кысаларында инсульттан профилактика чарасы буларак Скандинавия йөреше һәм дөрес сулыш алу буенча мастер-класс булачак.