2016 елда Кырымда 5,6 млн турист булган

Төбәкнең курортлар һәм туризм буенча министры әлеге туристлар агымы логистиканың хәзерге дәрәҗәсендә иң югары күрсәткеч ди.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). 2016 елда Кырымда туристлар агымы 5,6 млн туристны тәшкил иткән, бу логистиканың хәзерге дәрәҗәсендә иң югары күрсәткеч. ТАСС корреспонденты белән пәнҗешәмбе көнне сөйләшкәндә, бу хакта Кырым Республикасының курортлар һәм туризм буенча министры Сергей Стрельбицкий җиткергән.

"Кырым үзенә тарта, 2016 елда ярымутрауда 5,6 млн кеше булып китте. Бер квадрат километрга туры килүче тарихи һәм архитектура һәйкәлләре буенча без дөньяда лидер булып торабыз, башка андый төбәкне табуы кыен. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә вакыйгалы туризм буенча лидер булдык. Безнең иң зур байлыгыбыз - табигый-дәвалау факторлары: балчык, минераль чыганаклар, диңгез. Безнең кешеләрне дәвалауда 150 еллык тарихыбыз бар", - дигән Стрельбицкий Сербиядә узган 39нчы халыкара туризм күргәзмәсендә Кырым дәвалау чыганакларын тәкъдим итеп.