Татарстанда атнаның беренче яртысында бераз салкын була

Көчле явым-төшем көтелми

 (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары атнаның беренче яртысында бераз салкын һава торышы фаразлый.

Сишәмбе аязучан болытлы һава була, республикада урыны белән кар ява. Юлларда бозлавык.

Төнлә 9-14, аяз булганда, 20 градуска кадәр салкын була. Көндез - 3-8, аяз булганда - 11 градуска кадәр салкын.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе - явым-төшемсез. Төнлә - 10-16, көндез – 4-9 градус салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.