Татарстан табибларының беренче төркеме Сочидан кайтты

Олимпиада уеннары һәм кабул итү табибларда көчле хисләр уяткан

 (Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Сочидан Олимпиада уеннарында эшләгән 36 табиб кайтты. Алар - Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, республиканың башка шәһәрләре һәм районнары табиблары һәм фельдшерлары.

Казан тимер юл вокзалында аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм туганнары каршы алды. Адлер – Новосибирск поезды Татарстан башкаласына графиктан иртәрәк килде.

Табиблар поездда ике тәүлек буе кайтуга һәм талчыгуга карамастан, яхшы кәефтә иделәр. “Барыбызга да бик ошады. “Русские горки” объектында эшләдек. Бәхеткә, катлаулы очраклар булмады. Эш өчен барлык шартлар да тудырлган иде. Универсиадада җыйган тәҗрибә дә ярдәм итте”, - дип сөйләде журналистларга Чаллы шәһәре 2 нче хастаханәсе хирургы Ришат Бәдретдинов.

Аның сүзләренә караганда, объектка 9.00 сәгатьтә барып икенче көнге 1.00-2.00 сәгатькә кадәр эшләргә туры килсә дә, ярышлар да караганнар. "Мин трамплиннан сикерүне карау турында хыялланган идем, менә чынга ашты”, - дип канәгатьләнү белдерде хирург.

Шулай ук табиблар, ММЧ нда дөнья күргән Уен вакытында начар көнкүреш шартлары турындагы хәбәрләрне кире какты. “Искитмәле яхшы шартларда яшәдек. Яхшы ашаттылар”, - дип тә белдерде Ришат Бәдретдинов.

Татарстан табиблары Уеннарда тиешле дәрәҗәдә эшләгән, һәм оештыручылардан, спорт чаралары үткәрү вакытында югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәткән өчен, мактауга да лаек булганнар. Аларны Казан тимер юл вокзалында каршы алган Республика клиник инфекция хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Марат Гатауллин белдерүенчә, Сочи Олимпиадасында эшләгән медицина хезмәткәрләренә премия бирү мәсьәләсе каралачак.