Әлмәт медсанчастенда 10 меңнән артык операция ясалган

54,6 процентын югары технологияле һәм кыйммәтле операцияләр тәшкил итә

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Әлмәтнең медсанчасть поликлиникасына узган ел 370 меңнән артык кешем мөрәҗәгать иткән. 5650 кеше диспансерлаштыру үткән. Тикшерүләр 2253 авыруны ачыклаган. Ясалган операцияләр саны да аз түгел – 10139, шуларның 54,6 проценты - югары технологияле һәм кыйммәт торган операцияләр.

Биредә чит шәһәрләрдән килеп дәваланучылар саны елдан-ел арта. Мисал өчен, үткән ел ясалган операцияләрнең 3782 се Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәр-районнары авыруларына туры килә, дип җиткерә “Әлмәт таңнары” газетасы.