Казанда Җиңү көненә 3 млн. м “Георгий тасмасы” әзерләнәчәк

Мәскәү, Түбән Кама һәм Татарстан шәһәрләре оешмалары “Георгий тасмасы”на заказ биргән

 (Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда “Квинта” ҖЧҖ Җиңү көненә 3 млн. м “Георгий тасмасы”на заказ алган.

“Татар-информ” МА журналистына “Квинта” ҖЧҖ генераль директоры Александр Парсанов сөйләгәнчә, Мәскәү, Түбән Кама һәм Татарстан шәһәрләре оешмалары “Георгий тасмасы”на заказ алган.

А.Парсанов предприятиедә “Георгий тасмасы”ның ничек әзерләнүен күрсәтте.

Җәмгыятьнең генераль директоры сүзләренә караганда, җеп өзелгән очракта "Георгий тасмасы"ның 0,3-0,5 проценты бракка чыгарга мөмкин.

“Бу тасманы тукый торган станокның тизлеге 70 метр, шулай итеп, сәгатькә 1 тасма килеп чыга. Бер станокта берьюлы 4 тасма ясала. Берьюлы 8 тасма тукый торган станоклар да бар.

Җепләр беткән очракта, яңа җеп җыелмасы куела, элеккеге җепләргә тоташтырыла һәм станок эшен дәвам итә. Кешеләр эшне контрольдә тоту өчен кирәк, шулай ук барысын теркәп бара торган компьютерлар да бар”, - дип сөйләде А.Парсанов.

Әзер тасмалар башка станокларда бобиналарга 100 метрлап чорнала. Чорнау машиналары тәүлек буе эшли. 8 эш сәгатендә һәр чорный торган машина 25-30 км “Георгий тасмасы” чорный ала.

Спикер билгеләп узганча, хәзерге вакытта урамда бәйрәм билгесен өләшәчәк волонтерларга күпме “Георгий тасмасы” әзерләү мәсьәләсе хәл ителә.