Узган ел Татарстанның 474 участок милициясе вәкиле дисциплина җаваплылыгына тартылган

Узган ел Татарстанның 474 участок милициясе вәкиле дисциплина җаваплылыгына тартылган

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Узган ел төрле хокук бозулар өчен Татарстанның 474 участок милициясе вәкиле җаваплылыкка тартылган, шулар исәбендә 96 - закон бозган өчен 9 кешене тикшерү дәвам итә. Бу турыда бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында брифингта ТР эчке эшләр министрының урынбасары, иҗтимагый куркынычсызлык милициясе башлыгы Рафил Ногъманов игълан итте.

Узган ел төрле сәбәпләр аркасында барлыгы 40 участок милиционеры эштән азат ителгән. Бүген участок милиционерларының штаты 1600 кешедән артык, аларның 458 өлкән участок вәкиле, 659ы авыл җирендә эшли.