ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге республиканың барлык участок милиционерлары белән очрашачак

ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге республиканың барлык участок милиционерлары белән очрашачак

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 26 февральдә министр урынбасары, иҗтимагый куркынычсызлык милициясе башлыгы Рафил Ногъманов рәислегендә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге проблемалар буенча фикер алышу һәм агымдагы елга бурычлар кую өчен Әлмәтнең участок милицияләре белән очрашачак. Мондый очрашулар агымдагы ел ахырына кадәр республиканың барлык эре шәһәрләрендә узачак.

Очрашуларның максаты - Казанның 1000 еллыгын үткәрү уңаеннан участок милиционерларының эш нәтиҗәлеген арттыру. Якын арада ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама участок милиционерлары белән очрашачак, шулай ук авыл районнары да игътибарсыз калмаячак. Кайбер очрашуларда ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та катнашачак.