Кичә Казанда 10 юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән

Кичә Казанда 10 юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казанда үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән. Дүрт йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.

Кичә кич белән Павлюхин урамында өч машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. "Тайота" йөртүчесе алда баручы "ВАЗ-21083" автомобиленә бәрелгән, ә анысы үз чиратында, "ВАЗ-2114" кә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, "сигезенче" модельле машинаның пассажиры җәрәхәтләнгән һәм хастаханәгә озатылган.