Ел азагында кадәр авыл җирләрендәге участок милиционерлары кәрәзле телефоннан белән тәэмин ителәчәк

Ел азагында кадәр авыл җирләрендәге участок милиционерлары кәрәзле телефоннан белән тәэмин ителәчәк

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан авылларында эшләүче һәрбер участок милиционеры ел азагына кадәр хезмәт урыныннан кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителәчәк. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР ЭЭМның участок уполномоченныйлары һәм яшүсмерләр эшләре бүлекчәсе эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Яруллин хәбәр иткәнчә, киләчәктә кәрәзле телефоннар республиканың барлык участковыйларына да биреләчәк.

Аның сүзләренчә, республика участок инспекторларын кәрәзле элемтә чаралары белән тәэмин итү – киләчәктә аларның эшен яхшыртуга беренче адым. Бүгенге көндә участок милиционерлары эшчәнлеген камилләштерүнең республика программасы проекты эшләнгән. Әлеге документ аларны намуслы хезмәтләре өчен бүләкләү, шул исәптән озак еллар эшләүчеләргә өстәп түләү һәм премияләр бирү, шулай ук әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү максатларында һөнәри осталык конкурслары үткәрү һәм башкаларны күздә тота. Якын көннәрдә документ ТР Министрлар Кабинетына тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда агымдагы елның гыйнварына участок милиционерларын торак белән тәэмин итү 70 проценттан аз гына артыграк, компьютерлар белән – 51 процент, радиостанцияләр – 56, хезмәт телефоннары белән тәэмин ителеш – 87, өй телефоннары белән – 65 процент тәшкил итә.