Чаллыда пешекче һәм кондитерларның һөнәри конкурслары була

Чаллыда пешекче һәм кондитерларның һөнәри конкурслары була

(Чаллы, 24 февраль, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Язның беренче көнендә "Тбилиси" ресторанында шәһәр пешекче һәм кондитерлык сәнгате һәм сервис конкурсы үтәчәк. Анда дәүләт сәүдә-технология институтының укытучы һәм студентлары катнашачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы икенче мартта "Родник" Халыклар дуслыгы йортында узачак. Биредә оештырылган күргәзмәдә конкурсантларның иң яхшы эшләре, шулай ук җәмәгатьчелек туклану предприятиеләре өчен технологик җиһаз, савыт-саба, туклану продуктлары белән танышырга мөмкин булачак.