Ачык сәясәт мәктәбе тыңлаучыларын халык алдында чыгыш ясау техникасына өйрәтәчәкләр

Ачык сәясәт мәктәбе тыңлаучыларын халык алдында чыгыш ясау техникасына өйрәтәчәкләр

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Ачык сәясәт мәктәбе Татарстан бүлекчәсенең республика Сәүдә-сәнәгать палатасында 26 февральдә үтәчәк чираттагы дәресләре халык алдында чыгыш ясау техникасына багышланачак.

Исегезгә төшерәбез, әлеге мәктәп – “Ачык Россия” җәмәгатьчелек хәйрия оешмасы проекты һәм гражданлык җәмгыятенең эффектив структураларын формалаштыру аның төп принцибы булып тора. Ачык сәясәт мәктәбенең Татарстан бүлекчәсе 2004 елның ноябрендә ачылды, аның тыңлаучылары - эшмәкәрләр даирәсеннән йөзләгән яшьләр, журналистлар, дәүләт эшлеклеләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре.

“Халык алдында чыгыш ясау техникасы” остаханәсен стратегик маркетинг һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсе эксперты, “Коммуникатор” Россия корпоратив коммуникацияләр агентлыгы башлыгы, Россия дәүләт гуманитар университеты кафедрасы мөдире Виктор Майклсон үткәрәчәк. 80нче еллар азагында ул Канада, АКШ һәм Италиядә яшәгән һәм эшләгән, “Канада Радиосы”ның продюсеры һәм репортеры булган. 1995 елда Россиягә әйләнеп кайта, Mmd Rublic Relations халыкара элемтәләр агентлыгының Мәскәүдәге илчелеген җитәкли, коммуникацияләр һәм PR буенча күп кенә мәкаләләр авторы.

Мәктәп тыңлаучылары алдагы дәресләргә ирекле темага 10 минутлык чыгыш әзерләргә тиеш. Төп критерий – “сиңа кызыклы булган әйбер аудиторияне дә кызыксындырырга тиеш”. Мисаллар рәвешендә Виктор Майклсонның алдагы дәресләрендә бәян ителгән “Компания өчен кризис-менеджментның мөһимлеге”, “Чәч буйый торган шампуньнең чәч буявы алдында өстенлекләре”, “Генетик үзгәртелгән үсемлекләрнең зыяны”, “Гаммәви мәгълүмат чараларының сайлау алды кампаниясендә тоткан роле турында” һәм башка берничә тема китерелгән иде.