Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Омикрон» таралу сәбәпле, Кремльдә локдаун кертү турында фикер алышмыйлар
Оператив штаб хастаханәдә ятучыларның артмавын билгеләп үтә.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, Россиядә локдаун кертү турында фикер алышмыйлар. Оператив штаб хастаханәдә ятучыларның артмавын билгеләп үтә.
«Бернинди локдауннар турында беркем дә фикер алышмый, без динамиканы күрәбез», — дип РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләрен китерә ТАСС.
Күпчелек очракта оператив штаб һәм Кремль хастаханәдә ятучылар санына карый, чөнки ул сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш турында сөйли, дип аңлатты ул.
«Без коронавирусның яңа штаммын йоктыручылар саны артуын күрәбез, ләкин бу госпитализация санының пропорциональ үсешенә китерми», — диде Песков.
Аның сүзләренчә, бу «омикрон»ның чыннан да җиңел формада узуын күрсәтә.
12 гыйнварда Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, коронавирус пандемиясенең яңа штаммына әзерләнү өчен ике атна вакыт калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз