news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музыкант Рәсим Фасыйховның татар мотивлы электрон музыкасын Америка лейблы алган

Рәсим Фасыйхов композицияләрен төрле музыка мәйданчыкларында тыңлап була.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Музыкант Рәсим Фасыйховның татар мотивлары кушып эшләгән электрон музыкасын «Monstercatsilk» дип аталган Америка тавыш яздыру студиясе алган.

«Бу композицияне Айдар исемле дустым белән эшләдек. Татар мелизмалары, башкорт кураен һәм берничә инглиз сүзен куштык. Аны шул лейблга җибәрдек. Композицияне ошатып шунда ук алдылар. Беренче көндә үк аны меңнән артык кеше тыңлаган иде. Әлеге композицияне „Сириус“ дигән америка радиосына да алдылар», — дип сөйләде Рәсим Фасыйхов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Музыкант әлеге проектның ничек барлыкка килүен дә сөйләде. «Бөтен илләр, халыклар үз көйләрен, мотивларын башка музыкага тыгалар, ә нишләп әле бездә дә шуны эшләп карамаска дигән идея туды. Шулай итеп „Ra5im“ дип аталган проектым барлыкка килде. Мин инде икенче ел татар мотивлары кергән электрон музыка язам. Аларны чит илдәге берничә лейбл алды инде», — дип аңлатты Рәсим.

Рәсим Фасыйхов композицияләрен төрле музыка мәйданчыкларында тыңлап була. «Беренче композициям инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә „Хәбәр“ („Message“) дип атала иде. Анда бишек җыры мотивлары керткән идем. Чит илдәге халык бик җылы кабул итте, кайтавазлар да яхшы, күп булды. Татарстан халкы мондый төр музыкага ияләшеп бетмәгән әле. Бу — татар көйләре мотивларын чит илләрдә дә ишетсеннәр, танысыннар иде дип эшләгән проект», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100