news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт транспортын Яндекс. картада күзәтергә мөмкин

Мәгълүмат һәр 30 секунд саен яңартыла.

Әлмәт транспортын Яндекс. картада күзәтергә мөмкин
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Яндекс.Карта Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәтен реаль вакыт режимында күрсәтә башлады.

Кушымтада барлык автобуслар һәм троллейбуслар махсус билгеләр белән билгеләнгән. Картада реаль вакыт режимында транспортның кайда икәнлеген карарга була. Ә тукталыш билгесенә бассаң, ул ничә минуттан соң киләчәк икәнлеген күреп була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яндекс тукталышының билгесенә баскач, карта шул урында туктаучы барлык траснпортны күрсәтә. Мәгълүмат һәр 30 секунд саен яңартыла.

Кушымта ярдәмендә маршрутны кирәкле ноктага кадәр сузарга мөмкин. Бу таныш булмаган җирдән шәһәрнең башка урынында урнашкан ноктага кадәр барып җитү өчен кирәк булачак.

Яндекс.Карта реаль вакытта Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, шулай ук Россиянең, Белоруссиянең 200 шәһәрендә транспорт хәрәкәтен күрсәтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100