Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда кросс автомобильләре ярышында бер хатын-кыз да катнашты
Анда районнан һәм күрше-тирә шәһәрләрдән 43 узышчы катнашты.
(Азнакай, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда «Парус» балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге автокросс ярышлары уздырды. Ярышта катнашучы ир-атлар арасында Азнакайдан спортчы Зөлфия Гардеева да бар иде.
Анда районнан һәм күрше-тирә шәһәрләрдән 43 узышчы катнашты. Алар арасында Азнакайдан спортчы Зөлфия Гардеева да бар. Ул — билбаулы көрәш һәм армрестлинг буенча тренер да әле. Ярышларда инде беренче генә тапкыр чыгыш ясамый икән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Әтием Мөнәвир яшь чактан спорт белән кызыксынган. Чаңгыда йөрде, авыр атлетика белән шөгыльләнде. Батырлык аннан киләдер дә. Машина руле артына утырганыма 12 ел, мотоциклда да йөрим. Ярышларда ел да катнашырга тырышам, ирем дә каршы килмәгәч, теләгем зур.Бирегә килеп, ир-егетләр белән бер трассаны узу — үзе үк җиңү. Минем өчен иң мөһиме — узышлардан озакка җитәрлек адреналин һәм көч алу», — ди Зөлфия.
Сүз уңаеннан, мондый фестиваль районда беренче генә елын уздырылмый. Аның җәйгеләрен дә азнакайлылар яратып өлгерде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз