news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан  Ел студенты»дагы гаугадан соң жюри сайлау форматын үзгәрттеләр

Хәзер судьяга кандидатларны югары уку йортлары вәкилләре белән килештерәләр.

«Татарстан  Ел студенты»дагы гаугадан соң жюри сайлау форматын үзгәрттеләр
Султан Исхаков

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Шабдан Ниязов). «Татарстан Ел студенты» премиясен оештыручылар, жюри сайлап алу форматын судьялар тарафыннан конкурсчының берсен тәнкыйтькә тотканнан соң чыккан гауга сәбәпле, үзгәртте. Хәзер жюри әгъзалары кандидатураларын югары уку йортлары белән килештерә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов әйтте.

«Гауга белән бәйле рәвештә жюри компетентлыгы мәсьәләсе каралды. Хәзер оештыру комитеты жюрины сайлый, карый һәм сайлау буенча киңәшләшә. Хәзер жюри әгъзалары исемлеге Студентлар лигасы президиумы утырышында карала, анда һәр югары уку йорты вәкиле үз фикерен белдерә», — диде спикер.

2018 елның декабрендә «Ел журналисты» номинациясендә чыгыш ясаган конкурсантларның берсенә бирелгән премия жюри әгъзалары тарафыннан кискен тәнкыйтькә тотылуы социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Ел студенты-2019» премиясе җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашачак.



Галерея: П/к, посвященная XV Республиканской премии «Студент года РТ-2019»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100