news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды ана капиталы программасын киңәйтү турында проект әзерләгән

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында беренче бала тугач ук ана капиталы бирергә, аның күләмен 466 мең 617 сумга кадәр арттырырга, ә икенче бала өчен 616 мең 617 сумга җиткерергә тәкъдим итте.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын тәэмин итү өчен документлар, аерым алганда, ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр кертү хакында проект әзерләгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының идарә рәисе Максим Топилинга сылтама белән хәбәр итә.

Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясады, ул анда социаль яклау чараларын (әйтик, ана капиталын 2026 елга кадәр саклау һәм аның күләмен арттыру) да кертеп, күп кенә мөһим инициативаларны телгә алды. Президент инде беренче бала тугач ук ана капиталы бирергә, аның күләмен 466 мең 617 сумга кадәр арттырырга, ә икенче бала өчен 616 мең 617 сумга җиткерергә тәкъдим итте.

«Пенсия фонды Юлламаны тәэмин итү өчен кирәкле документлар әзерләде инде. Шулай ук ана (гаилә) капиталы турындагы законга үзгәрешләр кертү хакында федераль канун проекты әзерләнде. Ул хәзер министрлыкта», - диде Топилин фонд коллективы белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100