news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара авылларыннан йөздән артык өлкән буын кешесе диспансеризация узган

Гыйнвар аенда 65 яшьтән өлкәнрәк 152 гражданны диспансерлаштыруга китерү планлаштырыла.

Кукмара авылларыннан йөздән артык өлкән буын кешесе диспансеризация узган
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара авылларыннан 116 өлкән буын кешесе диспансеризация узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында районда 2019 елның 2 сентябреннән 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация, профилактик тикшерүләр уздыру өчен медицина учреждениеләренә алып бару башланган иде.

Быел диспансерлаштыруга 116 пенсионер китерелгән. Гыйнвар аенда — 152, ә беренче кварталда 452 пенсионерны медицина учреждениеләренә илтү планлаштырыла.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 ел башыннан «Демография» илкүләм проекты старт алды.

Аның өстенлекле бурычларының берсе — пенсия һәм пенсия алды яшендәге халыкның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын яхшырту, аның концепциясе «Өлкән буын» федераль программасында нигезендә тормышка ашырыла.



--

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100