news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда теркәлгән йөзенче никахны ТАССРның 100 еллыгы белән бәйләделәр

Яңа өйләнешүчеләр бер-берсе белән 12 ел элек, әле бала вакытта ук танышканнар.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). «Казан» Гаилә үзәгендә бүген ел башыннан бирле йөзенче никах теркәделәр. Тантаналы нкахны быел билгеләп үтелүче ТАССРның 100 еллыгы белән бәйләделәр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

21 яшьлек Анна Белова һәм 22 яшьлек Антон Иванов унике ел элек бала вакыттан бирле танышкан, алар уен мәйданчыгында очраклы гына очрашкан булган.

«Мин шунда ук Аняга гашыйк булдым, әмма ул миңа карата кызыксыну белдермәде. Хәйләле ысул белән аның телефон номерын белдем, Без аралаша, дуслаша башладык, ә аннары очраштык», — дип сөйләде кияү.

«Без гаиләне әти — әниләребез үрнәгендә, барыннан да элек, бер-береңә хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык куеп төзиячәкбез», — дип билгеләп үтте кәләш.

Яңа өйләнешүчеләрне ата-аналарыннан, туганнарыннан һәм дусларыннан тыш, Казан шәһәре Думасы депутаты Лилия Бакулина һәм ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов котлады.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Яңа ел каникулларында өйләнешүчеләр саны буенча регионнар арасында өченче булды.

РФ Федераль Җыенына Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин беренче бала туганда ук ана капиталын 466,6 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Икенче бала өчен түләү 616,6 мең сумга кадәр артырга тиеш. Ана капиталы программасының гамәлдә булу вакыты 2026 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100