Чирмешәндә башлангыч сыйныф укучысына велосипед бүләк иттеләр

Ул «Чиста авыл синнән башлана!» икенче чимал җыю буенча район бәйгесендә беренче урынны яулаган.

(Чирмешән, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Шешминка мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Матвей Чернышов ике тоннага якын макулатура җыйган өчен велосипед белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Миңа макулатура җыюда бөтен гаиләм булышты. Аеруча Әлмәттә яшүче апам кәгазь калдыкларын күп кайтарды», — ди Матвей.

Кадетлар мәктәп-интернатының 6 нчы сыйныф укучысы Доминика Муравьева да ел дәвамында 425 килограмм пластик туплаган.

Тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, чүп-чар проблемасы бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсенә әверелде.

«Сез әйләнә-тирә мохитне чистартуга зур өлеш кертәсез, хезмәтегез өчен зур рәхмәт», — диде Фердинат Мидхәт улы.

Район мәдәният йортында бәйге йомгакларына багышланган тантаналы чарада Матвей белән Доминиканы, сәхнәгә чакырып, район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләр — велосипедлар тапшырдылар.

Район җитәкчесе мәгариф учреждениеләре арасында икенче чимал җыю бәйгесендә беренче урынга чыккан Лагерка һәм Туймәт мәктәпләрен дә бүләкләде. Әлеге мәктәпләр директорларын район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 10 мең сумга сертификат белән бүләкләделәр.