news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда 2,6 миллиард сум алимент бурычы җыелган

2019 елда суд приставлары гражданнарның алиментлар буенча барлыгы 445 миллион сум күләмендә бурычын түләттергән.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнара Әүһәдиева). Узган елда татарстанлыларның үз балалары һәм ата-аналарына алиментлар буенча 2,6 миллиард сум бурычы җыелган. Республиканың баш суд приставы Игорь Безуевский йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендәге ведомствоара эшче төркем тарафыннан республикада алиментлар буенча җыелган бурычны түләттерү өлкәсендә зур эш башкарылды.

«Судьялар бергәлеге, республика прокуратурасы, хокук саклау, җирле үзидарә органнары, шулай ук гаммәви мәгълүмат чараларының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә 2019 елда идарә башкарма производстволарның әлеге категориясе буенча тискәре вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгә иреште», — дип искәртте Безуевский.

Алимент түләттерү буенча башкарма производстволар — суд приставларының махсус контролендә. Узган елда барлыгы 18,5 мең башкарма производство буенча эш төгәлләнгән, алиментлар буенча бурычның күләме 2,6 миллиард сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100