WorldSkills өчен җиһаз кайтару һәм мәйданчыклар төзү июльдә башлана

Август аенда «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты булачак.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). WorldSkills-2019 дөнья чемпионатын уздыру өчен «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә җиһазлар кайтару июль уртасыннан башлана. Шул ук вакытта ярыш мәйданчыкларын да төзи башлыйлар. Бу хакта бүген халыкара күргәзмә үзәгендә "WorldSkills Kazan 2019" техник директоры Александра Федорова хәбәр итте.«Чемпионат өчен җиһазлар июль уртасыннан кайтарыла башлый, төзелеш тә шул ук вакытта башланачак. Башта эре станоклар кайтарыла», - дип сөйләде спикер. Татарстан башкаласында 22-27 августта һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты узачак. Анда дөньяның алтмыштан артык иленнән 1,6 меңнән артык конкурсант катнаша. Алар 56 компетенциядә ярышачак. Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә була.