Яшел Үзәндә Хәйрия елына нәтиҗә ясадылар

Яшел Үзән муниципаль районында Хәйрия елына нәтиҗә ясадылар
(Яшел Үзән, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Яшел Үзән муниципаль районында Хәйрия елына нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәте.
Яшел Үзән муниципаль районы республика күләмендәге барлык хәйрия акцияләрен (“Бергә – тигез мөмкинлекләргә”, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”, “Шәфкатьлелек экспрессы” һәм башкалар) үткәрүдә актив катнашты. “Ветеран янәшәдә яши”, “Игелекле гамәлләрдән башка – бер көн дә”, “Игелек һәм шәфкатьлелек дәресләре”, “Кайгырту”, “Нарасый”, “Мәктәп китапханәсенә – китаплар”, “Өлкәннәр – нәниләргә”, “Балалар бакчаларына – уенчыклар”, “Көчле дусның кулы”, “Тынычлык үсентеләре”, “Йөрәкләр хәтере” дигән шәһәр акцияләре уздырылды. Барлыгы 247 акция үткәрелде.
Яшел Үзән муниипаль районында Хәйрия елы кысаларында үткәрелгән чаралар һәм акцияләрдә шәһәрдә һәм районда яшәүче 22 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәрдә һәм районда гомер итүче 20892 кешегә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Халыкның социаль яктан якланмаган категорияләренә, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының социаль учреждениеләренә 3 миллион 348 мең сумлык матди ярдәм, азык-төлек продуктлары, киемнәр, дарулар, җиһазлар, мебель һәм уенчыклар, ремонт һәм башкалар рәвешендә 9 миллион 692 мең сумлык натуралата ярдәм күрсәтелде.
Хәйрия елы кысаларында үткәрелгән “Ел хәйриячесе-2007” шәһәр конкурсында “Предприятие – хәйрия елы” (аңа “Яшел Үзән икмәк комбинаты” ябык акционерлык җәмгыяте лаек булды), “Ел меценаты” (эшкуар Наталья Потапова), “Ел попечителе” (Раифа ирләр Богородица монастыре настоятеле, архимандрит Всеволод), “Филантроп” (эшкуар Әнвәр Миңнуллин), “Ел хәйриячесе - 2007 елның гаммәви мәгълүмат чарасы” (“Наш Зеленый Дол” газетасы хәбәрчесе Дмитрий Катаргин), “Игелекле гамәл” (Зөлфия Гаязова) исемнәре тапшырылды.
Шулай ук “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесе һәм “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, аеруча игътибарга лаек хәйрия ярдәме күрсәткән предприятиеләр буларак, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.