Татарстанда Студентлар көне билгеләп үтелә

Татарстанда Студентлар көне билгеләп үтелә
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 25 февраль – Россия студентлар көнендә (“Татьяна көне”) Татарстан студентлары өчен кайбер бәйрәм чаралары оештырылачак.
Мисал өчен, Татарстан Республикасы җитәкчелеге ТРның махсус дәүләт стипендиясен алучылар, яшь галимнәрнең һәм республиканың яшь фәнни коллективларның фәнни тикшеренүләренә дәүләт ярдәме өчен грантлар һәм премия конкурсларында җиңүчеләр, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары белән очрашачак.
12 сәгатьтән алып 16 сәгатьткә кадәр “Парк Хауз” МОЛында бильярд һәм боулинг буенча студентлар турниры уза. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
16 сәгатьтә Кремль урамында студентлар өчен күңел ачу, аннан соң “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында концерт була.
21 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр “Арена” дискоклубында студентлар өчен “Татьяна көне” бәйрәм программасы оештырылачак.