Түбән Камада буран дәвам итә

Түбән Каманың торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре буранга каршы көрәшүен дәвам итә. Хәтта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен техника бирде
(Түбән Кама, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бу төндә Түбән Камада буран басыла төште, әмма кар явуын дәвам итә. Шәһәрнең барлык коммуналь хезмәтләре әле дә булса көчәйтелгән режимда эшли.
Бүгенге көндә алар алдында, беренче чиратта, барлык үзәк автомагистральләрне, шулай ук социаль әһәмияткә ия учреждениеләр – хастаханәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына килү юлларын кар көртләреннән арындыру бурычы куелган. Әлеге максатларга 32 берәмлек махсус техника бүленгән. Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә ярдәмгә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш министрлыгының кар чистарту машиналары да җибәрелгән.
Шәһәр читендә дә хәл акрынлап тотрыклы төс ала. Түбән Кама юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә төнлә белән Түбән Каманы башка шәһәрләр белән тоташтыра торган юллар тулысынча ачылган. Шәһәр автовокзалы һәм “Бигеш” Халыкара аэропорты гадәти режимда эшли.
Узган тәүлектә Түбән Кама районы юларында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Зыян күрүчеләр юк.