Иртәгә Казанның Вахитов районында су бирү вакытлыча туктатылып торачак

Иртәгә башкалабызның Вахитов районында 27 торак йорт, 4 хастаханә, 3 мәктәп һәм бер балалар бакчасы сусыз калачак
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Маяковский урамындагы яңа төзелгән торак йортның су үткәргечен гамәлдәге су үткәргечкә тоташтыру сәбәпле, 25 гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казанның Вахитов районында су бирү вакытлыча туктатылып торачак, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Маяковский (Щапов урамыннан Ульянов-Ленин урамына кадәр), Мөштәри (Горький урамыннан Ульянов-Ленин урамына кадәр), Толстой (Щапов урамыннан Волков урамына кадәр), Бутлеров (Пушкин урамыннан Айвазовский урамына кадәр), Катановский тыкрыгы һәм Ульянов-Ленин урамнарындагы торак йортларда су булмаячак. Тулаем алганда, 27 торак йорт, 4 хастаханә, 3 мәктәп һәм бер балалар бакчасы сусыз калачак.
Суны, беренче чиратта, сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектларына китерүгә бәйле рәвештә, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе шәһәрлеләрне вакытында су җыеп калырга чакыра. Казан башкарма комитеты вакытлыча уңайсызлык тудырганы өчен гафу үтенә.