Бу якшәмбедә Түбән Новгород татарларының «Чәйханә» клубы тәкъдир ителәчәк

Чәйханә милләттәшләребезнең бер-берсе белән очрашу, танышу, үзара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту урыны булачак.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте үзенә аерым офис алып җибәргәч, аның иркен бинасында татарлар өчен зур әһәмияткә ия булган тантаналы вакыйгаларны билгеләп үтәргә, тәкъдир итү кичәләре, киңәшмәләр, җыелышлар, планнар һәм ирешелгән уңышлар турында сөйләшүләр уздырырга, рәсми очрашулар һәм кабул итү чараларын оештырырга тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылды.
Мохтәрият каршында 2004 елдан башлап эшләп килүче «Шатлык» клубы элек тә анда милләттәшләребезнең бер-берсенә якынаюына булышлык иткән массакүләм мәдәни чаралар уздырып килде. 27 гыйнварда исә мохтәрият активисты Рәзилә Әхмәдуллина җитәкчелегендәге «Шатлык» клубы каршында оештырылган яңа «Чәйханә» очрашулар клубы тәкъдир ителәчәк.
Исеме белән үзенә тартып торган «Чәйханә» клубында түбәнновгородлы милләттәшләребез җыелышып, үзләренең күңеленә хуш килгән әңгәмәдәш табып, чәй өстәле артында, үз халкының проблемалары һәм уңышлары турында, милли мәгариф, мәдәният, дин өлкәсендә үзләре өчен кызыклы дип табылган темаларга әңгәмә корып утыра алачак, клубта теге яки бу чараны уздыру башлангычы белән чыга алачаклар.
«Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте каршында эшләп килгән «Шатлык» клубы өлкә татарларының бергә очрашып, танышып, дуслашып китүләрен оештыру өлкәсендә зур көч куя. Бу юнәлештәге эшне без әле бинабыз булмаганда, арендага бина алып көн күргәндә дә даими төстә башкарып килдек. Ә хәзер исә аерым офисыбыз бар, ул матди-техник яктан тиешенчә җиһазландырылган. «Чәйханә»дә оештырылган чараларга килүчеләр монда татар халкының мәдәниятен, үзенчәлеген саклап калуда бергә берләшеп, аны үстерүгә үзләреннән өлеш кертәргә омтылачаклар дигән өметтә калабыз», - ди аның оештыручысы Рәзилә Әхмәдуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән хәбәрендә.