Азнакайда азартлы уеннар оештырып ятучы эшмәкәрләр эшчәнлеге фаш ителгән

Азнакай эшмәкәрләренең интернет-салоннары эшчәнлегенә карата кузгатылган эшкә суд хөкеме чыккан
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Азнакай шәһәре прокуратурасы азартлы уеннарны оештыручыларны җаваплылыкка тарткан.
Эшмәкәрләр С. Начарова һәм Э. Обоев эшчәнлекләрен тикшерү нәтиҗәсендә, алар тарафыннан лицензиясез азартлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлек алып барылганлыгы ачыкланган. Шул исәптән, алар уен җайланмаларын (уен өстәлләреннән башка) да кулланган.
Әлеге затлар интернет һәм мультимедиа салоннарында интернет челтәре аша азартлы уеннар оештыру белән мәшгуль булган. Хокук бозучылар үзләренең азартлы уеннар уздыруы белән килешми. Алар фикеренчә алар бары тик клиентларга интернет челтәренә керү мөмкинлеген генә биргән.
“Аерым төр эшчәнлекләрне лицензияләү турындагы” Федераль законның 17 нче маддәсе нигезендә, уен җайланмаларын кулланып, азартлы уеннар үткәрү бары тик лицензия белән генә рөхсәт ителә.
244 нче Федераль законның 5 нче маддәсенең 3 нче өлешендәге таләпләрдән күренгәнчә, мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрне, шул исәптән, интернет мөмкинлекләрен кулланып, азартлы уеннарны оештыру һәм үткәрү катгый тыела. Тикшерү нәтиҗәсендә югарыда телгә алынган эшмәкәрләргә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 14.1 маддәсенең 2 нче өлешендә каралган хокук бозулар буенча административ эш кузгатылган. Арбитраж суды карары нигезендә Начарова һәм Обоев һәркайсы 4 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була. Моннан тыш шәһәр суды хөкеме белән әлеге эшмәкәрләрнең интернет-салоннары эшчәнлеге дә тыелачак, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.