“Аква” ҖЧҖ нә “Раифская оригинальная” суын җитештерү тыелган

“Татмедиа” агентлыгында базар икътисадында намуссыз көндәшлеккә багышланган матбугат конференциясе үтте
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Агымдагы елның 15 гыйнварында Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе комиссиясе “Аква” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гамәлләрен намуссыз конкуренция акты дип таныган. “Раифский источник” сәүдә йорты ҖЧҖ товар билгесе законсыз кулланып, “Аква” сәүдә йортының хокукларын бозуда гаепләнә. Бүген бу мәсьәлә ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган “Намуссыз конкуренция һәм базар вәкилләренең хокукларын яклау” исемле матбугат конференциясендә күтәрелде.
“Раифский источник” сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Альберт Ибәтуллов сүзләренә караганда, 1999 елда барлыкка килгән ширкәт кулланучылар базарын “Раифский источник” исеме астындагы эчәргә яраклы су белән әэмин итеп килде. 2003-2007 елларда сәүдә йорты тарафыннан әлеге товар билгесе астында 270 миллион сумлык 52 миллион литрдан артык продукция җитештерелгән һәм сатылган.
Узган елның октябрь аенда “Аква” ҖЧҖ шулай ук су җитештерү эшен оештырып җибәрә һәм киң таралган “Раифский источник” маркасы этикеткасына охшатып, сатуга “Раифская оригинальная” исеме белән минераль эчәргә яраклы су чыгара. Ноябрь аенда исә, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә, “Раифский источник” сәүдә йорты исеменнән “Аква” ҖЧҖ нең кулланучыларны ялгыш фикер йөртергә этәрүче гамәлләр кылуы турында дәгъва тапшырыла. Сәүдә йорты мәнфәгатьләрен яклауда “Артпатентъ” авторлык агентлыгы катнашкан. Шул рәвешле, агымдагы елның 15 гыйнварында республиканың монополиягә каршы идарәсе “Аква” ҖЧҖ нә “Конкуренцияне яклау турындагы” Федераль законның “намуссыз көндәшлек” турындагы 14 нче маддәсенә буйсынмауда гаепле дип карар кыла. Шула йитеп, алга таба “Аква” ширкәтенә “Раифский источник” сәүдә маркасына охшаш су җитештерү тыелган.