РФнең иң яхшы акушер-гинекологы – Татарстаннан Нина Чистякова

РФнең иң яхшы акушер-гинекологы – Татарстаннан Нина Чистякова

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Ел саен ТР Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган “Елның иң яхшы табибы” Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “РФнең иң яхшы акушер-гинеколог” булып, 3 нче санлы Республика клиник хастаханәсенең акушерлык бүлеге җитәкчесе Нина Чистякова танылган.

Нина Чистякова 1955 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган һәм аннан соң интернатура тәмамлап, Казанның 2 нче санлы балалар тудыру йортында акушер-гинеколог булып эшләгән. Төрле хастаханәләрдәге фәнни эшчәнлеге Казан ГИДУВында акшер-гинекология клиникалары базасында гамәли эшчәнлеге белән үрелеп барган. 1988 елда “Югары риск төркеменә керүче хатын-кызларның йөклелек һәм бала тудырган вакыттагы авырлыклары профилактикасы” темасына диссертация яклаган.

Бүгенге көндә ул югары категорияле һәм бай тәҗрибәгә ия табиб. Соңгы өч ел эчендә акушерлык бүлегендә, йогышлы авырулы хатын-кызлар арасында эренле-ялкынсыну авыруларыннан интегүчеләрнең булмавы – эшчәнлегенең күркәм нәтиҗәсе булып тора. Ул Казан дәүләт медицина академиясе акушерлык һәм гинекология кафедрасының фәнни һәм педагогик эшчәнлегенә дә үзеннән зур өлеш кертә. Еш кына ул балалар тудыру йортларында тикшерү комиссиясе вәкиле буларак та катнаша.