Матбугатта наркотикларга каршы пропагандалау буенча Түбән Кама журналисты диплом белән бүләкләнгән

Матбугатта наркотикларга каршы пропагандалау буенча Түбән Кама журналисты диплом белән бүләкләнгән

(Түбән Кама, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). «Нижнекамское Время» газетасы хәбәрчесе Елена Сабакаева Идел буе федераль округы гаммәви мәгълүмат чараларында наркотикларга каршы пропагандалау, җәмгыятьне наркотикларга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тәрбияләүне иң яхшы яктыртучы конкурсында номинант булды. Басмалар арасында Түбән Кама журналисты “Шәхси катнашучы” номинациясендә икенче урынны алды.

Елена Сабакаева РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт һәм оештырылган-төбәк эшчәнлеге департаментыннан диплом алды. Оста каләм иясе Идел буе федераль округы конкурсында катнашу хокукына республика конкурсының шул ук номинациясендә беренче урынны яулап ия булды. Ул Татарстанда 2005 елның җәендә булган иде.