Зәйдә район иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды

Районда ярдәм күрсәтүнең ике төрле формасы яшәп килә

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Зәй муниципаль районы иҗтимагый советының чираттагы утырышы мәрхәмәтлелек, ярдәм күрсәтү темасына “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү формасында барды. Анда бу эшкә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Ярдәм күрсәтү дигәннән, аның ике төрле формасы яшәп килә. Берсе ярдәмгә яисә сәламәтлеге буенча башкалар булышлыгына мохтаҗларга кагылса, икенчесе меценатлык дип атала.Сөйләшүләрдә балалар бакчалары җитәкчеләре сабыйларыбызны тәрбияләүгә шартлар тудыру өчен район предприятиеләренең дә, аерым кешеләрнең дә зур ярдәм күрсәтеп торуларын билгеләп үтте.
Шәһәребездә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны үзенә сыендырган “Тату гаилә” бакчасы хезмәткәрләре дә даими ярдәм күрсәтүне тоеп яши. Бирегә ГРЭС, “Зәй-Су каналы предприятиесе” ҖЧШ, җылылык челтәрләре предприятиесе, шикәр заводы, физик культура, спорт, туризм идарәсе хезмәткәрләреннән тыш, шәхси эшмәкәрләр дә булышлык итә.
“Түгәрәк өстәл”дә мәрхәмәтлелек гамәлләренең яшь буынга волонтерлык аша үтеп керүе дә ассызыкланды. Бу уңайдан политехник колледж үрнәгендә мисаллар китерелде. Әлеге уку йорты студентлары районкүләм мәрхәмәтлелек, файдалы гамәлләр акцияләрендә катнашулары өстенә, үз араларында ярдәмгә мохтаҗларны яисә бәлагә тарганнарны ташламаулары белән дә игътибарга лаек.
– Колледж студентларының юл фаҗигасенә очраган яшьтәшләренә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүләре мәгълүм. Менә шулай берсе бәласен икенчесе күрә белгән яшь кешеләр бик кирәк безгә. Алга таба да яшь буынны тәрбияләгәндә мәрхәмәтлелек сыйфатларын сеңдерү мөһим, – диде иҗтимагый совет рәисе Вәсилә Исрафилова.
Утырышта шулай ук иҗтимагый советның агымдагы ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2014 елга планнар билгеләнде, дин, балалар сәламәтлеге, гаилә кыйммәтләре, балалар ялы, милли мәсьәләләр һ.б. темаларны контрольдә тоту мөһимлеге ассызыкланды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.