Зәйдә эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы үскән

2011 елда ул 17032 сум булса, 2012дә – 19605, агымдагы елда 21868 сум булган

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Зәй муниципаль районы Советының “Муниципаль районның 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасы” гамәлдә һәм ул район-шәһәрдә яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт. Хакимияттә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә узган “түгәрәк өстәл”дә районның агымдагы ел тугыз ае социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре тикшерелде. Утырышка шәһәрнең оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, икътисадның төрле тармаклары өчен җавап бирүче затлар чакырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев сөйләгәннәрдән аңлашылганча, агымдагы елның 9 ае икътисади үсешенә күз салсак, күпчелек күрсәткечләрдә начар динамика күзәтелми. Алдагы ике елда һәм агымдагы елның 9 аенда икътисади күрсәткечләр яхшырган. 2011 елда җитештерелгән һәм озатылган продукция күләме – 20612,7, 2012 елда 28544,1 миллион сум тәшкил иткән. Мәсәлән, тулы булмаган өч ел эчендә үсеш “Техно” заводында җитештерүдә – 38,5, азык-төлек продуктлары җитештерү тармагында (“Зәй шикәре” АҖ) – 31,9, җылылык энергиясе, газ, су җитештерү һәм бүлү (ГРЭС) – 28,5 процентка, электр җиһазлары җитештерү (“ТатЭК”) һәм ягулык-энергетика, казылма байлыклары чыгару буенча (“Трансойл”, “Татнефтеотдача”) ике мәртәбә артты. Төзелешкә килгәндә, әлеге тармакта үсеш тә ике мәртәбә зуррак (2010 елда – 1791,1; 2011дә – 3339,4; 2012дә – 3472,9; агымдагы елның 9 аенда 1720 миллион сумлык эш башкарылды). Тулы булмаган өч ел эчендә 64642 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Инвестицияләр күләме программа эшли башлаган көннән 4078,6 миллион сум тәшкил иткән. Агымдагы елда район буенча төп капиталга гомуми инвестицияләр суммасының 36,1 проценты – “Мефро уилз Руссия – Зәй заводы”на, 4,5е – ГРЭСка, 4,3е – авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, 2,8е – “Трансойл”га, 1,6 проценты “Зәй шикәре” заводына туры килә.
Авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре дә начар түгел: тулы булмаган өч елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 3688,3 миллион сум акча кергән. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны сакланган – бүгенге көндә бу күрсәткеч 17858 баш тәшкил итә. Ашлыкның тулаем җыемы – 93,6 мең тонна, уңыш гектарыннан уртача 22,4 центнер. Татлы тамырның тулаем җыемы 405 мең тонна булган, уңыш гектарыннан уртача 468 центнер. 2012 ел белән чагыштырганда, быел уңыш 20 процентка арткан.
“Агросәнәгать комплексын үстерү” илкүләм проекты кысаларында барлыгы 343,8 миллион сумлык 1634 кредит бирелгән, агымдагы елның 9 аенда исә 51,8 миллион сумлык 187 кредит бирелгән.
Ел башыннан халыкның акча кереме 17,8 процентка арткан. Эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы үскән. 2011 елда ул 17032 сум булса, 2012дә – 19605, агымдагы елның 9 аенда 21868 сум. Программа гамәлгә кергән көннән бүгенгә хезмәт хакы 14 процентка арткан, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.