Зәй районында объектив сәбәпләр аркасында 168 балалы гаилә компенсация алу өчен документлар туплый алмый

80 әти-әнинең рәсми эш урыны юк, 81 гаиләдә әти-әнинең берсе эшләми, башка сәбәпләр аркасында – 7

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Билгеле булганча, 2014 ел башыннан мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен айлык түләү шактыйга артачак. Шуңа күрә чыгымнарны өлешчә каплау максатында гаиләгә өстәмә компенсация бирү карала. Әлеге дәүләт ярдәменә нинди гаиләләр дәгъва итә ала, компенсация алу өчен нинди документлар кирәк булуны аңлату максатында Зәй муниципаль районында 10 сентябрьдә максатчан эш башланган. Балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән аңлату эшләре алып барылган.
Районда өстәмә компенсация алу өчен 1427 гаилә (барлыгы 2324 гаилә) документлар җыеп тапшырган.
Шунысын да әйтик, җан башына кереме 20 мең сумнан артып киткән 188 гаилә исәпләнә. Объектив сәбәпләр аркасында 168 балалы гаилә компенсация алу өчен документлар туплый алмый (80 әти-әнинең рәсми эш урыны юк, 81 гаиләдә әти-әнинең берсе эшләми, башка сәбәпләр аркасында – 7).
Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы хәбәр итә.