“СОГАЗ” иминият төркеме Казанда авиафаҗига белән бәйле рәвештә 84,4 млн сум түләде

Түләүләр һәлак булган 42 пассажирның туганнары гаризалары буенча башкарылган

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә “СОГАЗ” иминият төркеме 17 ноябрьдә Казанда авиафаҗигада һәлак булучыларның туганнарына 84,35 млн сум түләде. Түләүләр һәлак булган 42 пассажирның туганнары гаризалары буенча башкарылган.
“СОГАЗ” тагын ике һәлак булган пассажирның туганнарына кирәкле документлар җыю өчен консультация бирүне дәвам итә.
“СОГАЗ” ААҖ ндә “Татарстан” авиакомпаниясе” ААҖ нең пассажирлар алдында гражданнар җаваплылыгы иминиятләштерелгән. Иминиятләштерү шартлары буенча һава судносы пассажиры тормышына китерелгән зыян өчен түләү 2 млн сум, җирләү чыгымнары өчен компенсация 25 мең сум чамасы тәшкил итә.