Быел Әлмәт территориясендә алкоголь сатуга карата 176 тикшерү уздырылган

149 очракта төрле характердагы закон бозулар ачыкланган

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ). Әлмәт шәһәренең башкарма комитеты бинасының зур залында Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен сату мәсьәләләренә, халыкка тәкъдим ителгән товарның сыйфатына кагылышлы киңәшмә уздырылды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов, полиция идарәсеннән өлкән оперуполномоченный, полиция майоры Хатыйп Мәхәммәтганиев, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе Миләүшә Михеева, “Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Ирина Хәйруллина, башка рәсми затлар, эшмәкәрләр катнашты. Дәүләт алкоголь инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, район һәм шәһәрдә алкоголь продукциясе белән 426 ноктада 138 оешма сату итә. Агымдагы елның январь-ноябрь айларында кулланылган алкоголь продукциясе бер кеше башына 15,8 литр туры килеп, республика буенча 4 нче күрсәткеч.
2013 елда территориаль орган тарафыннан 176 тикшерү уздырылган, 149 очракта төрле характердагы закон бозулар ачыкланган.
Белгечләр арзан бәяле Казахстан аракасының күпләп республика, шул исәптән Әлмәт районы территориясенә кертелүенә зур борчылу белдерә. Юлда уздырылган тикшерүләр вакытында кешеләр сәламәтлегенә искиткеч зур зыян салучы әлеге сыекча зур күләмдә юк ителсә дә, сәүдә нокталарында законсыз алкоголь белән сату итүчеләр шактый. Ирина Хәйруллина сүзләренә караганда, арзанлы аракы белән агуланып үлүчеләр көннән-көн арта. Айдар Каюмов әлеге фактлар буенча катгый тикшерүләр булачагын кисәтте, сәүдә нокталары хезмәткәрләре арасында аңлату эшләре алып бару кирәклеген ассызыклап, Яңа ел бәйрәмнәре чорында аеруча игътибарлы булырга чакырды, дип хәбәр итә “Альметьевский вестник” газетасы.