Алдагы елда Мамадыш бюджеты дефицитсыз булачак

Район Советы утырышында килђсе елларга район бюджеты кабул ителде

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ). Муниципаль район Советы утырышында 2014нче елга һәм 2015 һәм 2016нчы елларга район бюджеты кабул ителде. Алдагы елда ул дефицитсыз булачак.
Район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов сөйләшүгә йомгак ясаганда Мамадышта, Соколкада, Берсут төбәгендә, башка авылларда җир участокларын сату, арендага бирү юллары белән керемнәрне тагын да артыру мөмкинлекләрен дә күрсәтеп узды, чыгымнарны киметү юнәлешләрен дә искәртте, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.