А.Лесун: “Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале Идел утраулары аша узарга мөмкин”

Горький тимер юллары җитәкчесе юл төзелеше белән бәйле рәвештә, бистәләрдә яшәүчеләр зыян күрмәячәк дип тынычландырды

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале Идел утраулары аша узарга мөмкин. Горький тимер юллары җитәкчесе Анатолий Лесун юл төзелеше белән бәйле рәвештә, бистәләрдә яшәүчеләр зыян күрмәячәк дип тынычландырды. Бу хакта ул бүген журналистлар белән матбугат конференциясендә белдерде.
ММЧ вәкилләрен Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале узарга тиешле торак пунктлар белән ни була, анда яшәүчеләргә башка җиргә күчәргә туры килерме кебек сораулар кызыксындырды.
А.Лесун Россиядә яшәүчеләрне тынычландырды. Бүгенге көндә югары тизлекле магистраль төзелешенең расланган варианты юк. Төрле вариантлар карала, магистральнең Идел елгасы утраулары аша узу мөмкинлеге дә, дип өстәде ул.