Якын арада «Татарстан» авиакомпаниясе флагы астында тагын бер Боинг-737 оча башлаячак

Боинг-737 Казанга кайтарылды инде
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Якын арада «Татарстан» авиакомпаниясе флагы астында тагын бер Боинг-737 оча башлаячак, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта һава судносы таможняда тикшерү үтә, бу процедура агымдагы атна ахырында тәмамланырга тиеш. Самолетка 117 пассажирга исәпләнгән. «Татарстан» авиакомпаниясе” ААҖнең очышлар хезмәте директоры Валерий Портнов сүзләренчә, самолет техник яктан бик яхшы хәлдә һәм җитештерүче таләпләре буенча тулысынча комплектланган. Авиакомпания инженерлар хезмәтенең самолетның техник торышы буенча дәгъвалары юк.
Таможня процедуралары төгәлләнгәч тә, Боинг-737 Казаннан Түбән Камага даими рейслар ясаячак. Хәзерге вакытта «Татарстан» авиакомпаниясенең Германия, Латвия һәм Россиянең сертификатлаштырылган үзәкләрендә әзерлек үткән пилот һәм стюардесса штатлары бар. Бу - Татарстан авиаторлары карамагына тапшырылган икенче Боинг.